Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федераль Сабан туе июль башында Чабаксарда була
Татарстан - бәйрәмнең төп оештыручыларының берсе.
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Чабаксарда 6 һәм 7 июль көннәрендә XVIII федераль Сабан туе була. Бу хакта “НТА-Идел буе” агентлыгы хәбәр итә.
Сабан туе җирле Кызыл мәйдан һәм “Мать-Покровительница” һәйкәле тирәсендә узачак. Мәйданда урнаштырылган төп сәхнәдә тантаналы чара ачылышы һәм концерт булачак. Бәйрәмгә килүчеләр декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен караячак, татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк һәм көрәш буенча турнир уздыру мәйданы эшләячәк.
Калган спорт чаралары һәм милли уеннар “Мать-Покровительница” һәйкәле янында узачак. Фестиваль кысаларында һәркем үзенә шөгыль таба алачак. Биредә чүлмәк вату, гер күтәрү, татар-башкорт көрәше – барысы да булачак.
Сабан туенда иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмдә Татарстаннан рәсми затлар һәм Россия татар оешмалары вәкилләре катнашуы көтелә.
Чувашстан башкаласында федераль Сабан туе уздыру турында 27 февральдә фикер алышу узды. Татарстан - бәйрәмнең төп оештыручыларының берсе. Очрашуда республикадан Түбән Кама делегациясе катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз