news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Сабан туе батыры Түбән Новгород көрәш федерациясе җитәкчесе итеп сайланды

Федераль Сабан туе батыры Түбән Новгород көрәш федерациясе җитәкчесе итеп сайланды
https://tatar-congress.org

30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында Түбән Новгород өлкә билбау көрәше федерациясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада федерациянең яңа президентын һәм идарә әгъзаларын сайладылар. Федерациянең гамәлдәге президенты Мәксут Сәмиуллин төп хезмәт урынын алыштыру һәм эше күп булуы сәбәпле алга таба президент вазифасын башкара алмавы турында әйтте һәм әлеге вазифага Түбән Новгородның 1нче спорт мәктәбе директоры Рөстәм Садыйков кандидатурасын тәкъдим итте.

Рөстәм Садыйков – грек-рим һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларның җиңүчесе, ветераннар арасында грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы. Ул 2016 елда Түбән Новгородта узган Федераль Сабан туенда билбау көрәше буенча абсолют чемпион булып танылды һәм аның бүгенге көндә өлкәдә татар көрәшен үстерү теләге зур.

Федерация идарәсе Рөстәм Садыйков кандидатурасын бертавыштан хуплады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100