news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Сабан туе-2018 батыры: Җиңү рәхәт, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гарьләндерә

Муса Галләмов баш батыр булып танылса да, төп бүләк автомобильне быел жирәбәгә салып уйнаттылар.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Җиңү рәхәт, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гарьләндерә. Чабаксарда узган федераль Сабан туе абсолют батыры Муса Галләмов журналистларга интервьюсында шулай дип белдерде.

Кичә Мари Элның Бәрәңге районы Яңавыл егете Мусага тәкә бирелде, тик төп бүләк Татарстан Президентыннан автомобильны үз категорияләрендә батыр калган алты егет арасында уйнаттылар.

“Мин Татарстанда зурлап үткән дөнья беренчелегенә әзерләнгән идем. Шул әзерлек миңа Сабан туйларында көрәшү өчен дә зур файда китерде дип әйтер идем. Көндәшләрнең авыры да, җиңеле дә булды. Соңгысы 90 кг лысы Владимирдан иде. Мин 25 кг га авыррак аннан, тәҗрибәм дә күбрәк, җиңү шуның хисабына килде дип уйлыйм. Бераз яңгыр комачаулады, ләкин, тулаем алганда, авыр булмады, Татарстан чемпионаты булса монда, авыр булган булыр иде. Раил Нургалиев чыккан иде, тик татарстанлыларны абсолют батырга көрәшкә кертмәделәр”, - дип белдерде Муса Галләмов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Абсолют батыр көрәш белән 12 ел шөгыльләнүен әйтте. “Әти-әни Мари Элның Бәрәңге районы Яңавылдан. Көрәшергә әти этәргеч бирде. Беренче тренерым Илдус Гариповка 15 яшемдә килеп кердем. Бергә 12 ел шөгыльләнәбез. Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Нигезләмәдә абсолют батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән, тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар”, - диде.

Капчыкка алты ачкыч салынды. Шуларның бишесе ялган, берсе генә чын ачкыч. Көрәшчеләр жирәбә буенча чыккан номерлар буенча ачкычларны тотып, машина янына уздылар. Һәркайсы чиратлап машинаны ачып карады. Чувашстанның Шыгырдан авылы егете 23 яшьлек Ринас Саттаровның ачкычы чын булып чыкты.

Көрәшнең баш хөкемдары Фәрит Чабатов автомобильне уйнату Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия көрәш федерациясе карары булуын билгеләп узды. “Барысы да ризалашты. Үзегез уйлап карагыз: 60-70 кг авырлыктагы кеше беркайчан машина отмаячак, гәрчә ул нәкъ шундый ук кеше. Кайбер көрәшчеләр ризасызлык күрсәтте, тик төбәкләрдә көрәшчеләрне күтәрү өчен шулай эшләнде ул”, - дип аңлатты.

  • Быел Муса Йошкар-Оланың абсолют батыры булган. Татарстанда Әтнә районы Сабан туенда да аңа тиңнәр табылмаган. Мусаның федераль Сабан туенда икенче мәртәбә җиңүе. 2015 елда Краноярскида узган федераль Сабан туенда баш батыр булган ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100