Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе “Өченче монополиягә каршы пакет” ка багышланган семинар уздырды
Хакимият органнары тарафыннан монополиягә каршы законны бозу фактларының артуы күзәтелә
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 12 нче декабрь көнне Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе “Конкуренция көне” темасына семинарлар уздырды. Ул көнне дәүләт заказын тарату һәм хакимият органнары контроле турында сүз барса, бүген Казанның “Шаляпин Палас Отель” кунакханәсендә узган семинар икътисади концентрация, Энергосаклау турындагы закон үтәлеше өстеннән контрольгә, намуссыз конкуренция һәм реклама өлкәсендәге контрольгә багышланды.
Аерым блокта “Өченче монополиягә каршы пакет” ны кабул итү белән бәйле үзгәрешләр турында сүз барды. Әлеге семинарларда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнаша. Әйтергә кирәк, декабрь аенда оештырылучы семинарлар яхшы традициягә әверелде – алар дүртенче тапкыр үткәрелә. Аларның максаты – монополиягә каршы законның соңгы үзгәрешләре белән таныштыру.
Төзәтмәләрнең “Өченче монополиягә каршы пакеты” темасына блокта монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Полонская чыгыш ясады. Билгеле булганча, берничә закон чыгару актын үз эченә алган бу “пакет” 6 декабрьдә кабул ителә. “Конкуренцияне яклау турындагы" Законнан тыш, ул башка өлкәләрдәге махсус норматив актларга да, аерым алганда, балык тоту, урман, җир, җир асты байлыкларына кагылышлы законнарга, Торак кодексына, монополиягә каршы маддәләргә үзгәрешләр , төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертүне күзаллый. “Административ хокук бозулар турындагы” Кодексның үзгәрешләр кичерүен, шулай ук Җинаять Кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелгән. Алар киләсе елның гыйнвар аенда үз көченә керәчәк.
Татьяна Полонская “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә законның кайбер үзгәрешләренә шәрехнамәләр бирде. Ул билгеләп узганча, элек керем алуга йөз тоткан эшчәнлек белән шөгыльләнүче физик затлар, мисал өчен, адвокатлар, нотариуслар “хуҗалык итүче субъект” төшенчәсе астына кертелмичә, монополиягә каршы органның игътибар кырыннан читтә йөргән булса, хәзер алар да закон тарафыннан контрольгә алыначак. Татьяна Полонская “вертикаль килешүләр” төшенчәсенә үзгәрешләр кертелүен, хуҗалык итүче конкурент субъектлар арасында көндәшлекне чикләү чарасы буларак “картель” төшенчәсе гамәлгә кертелүе, дәүләт һәм муниципаль милекне арендалау килешүләренең гамәлдә тору срокларын озынайту мәсьәләләренә багышланган өстәмәләр кертү һәм башкаларны санап узды.
Белешмә өчен. 2011 елда Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хакимият органнарының монополиягә каршы законны бозу билгеләре буенча 335 эш кузгаткан (2010 елда – 192 эш), “Конкуренцияне яклау турындагы” Закон таләпләрен бозуны туктату турында 203 кисәтү ясалган. Административ җаваплылык турында 77 карар чыгарылган, хакимият органнары һәм вазифа затларга салынган штрафлар суммасы 1 817 мең сумны тәшкил иткән. Читкә чыгып үткәрелгән 23 тикшерү нәтиҗәсендә 181 эш кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз