news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Федерал Могул Чаллы” Россия–Америка уртак предприятиесе “КАМАЗ”да производство ачачак
Предприятие “КАМАЗ” йөк автомобильләре өчен пешкәкләр, гильзалар, пешкәк боҗралары һәм башка детальләр эшләп чыгарачак
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, “Татар–информ”). 6 октябрьдә “Федерал Могул Чаллы” ҖЧҖ Россия–Америка уртак предприятиесенең “КАМАЗ”да үз производствосын ачу күздә тотыла. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие “КАМАЗ” йөк автомобильләре өчен пешкәкләр, гильзалар, пешкәк боҗралары һәм цилиндр–пешкәк төркемендәге башка детальләр эшләп чыгарачак. «Federal Mogul Corporation» (АКШ) һәм “КАМАЗ” ААҖ арасында уртак предприятие төзү турындагы килешүгә 2008 елның 10 мартында кул куелды. Җитештерү “КАМАЗ–Дизель”нең алдарак бушатылган һәм махсус реконструкцияләнгән мәйданчыкларында җәелдереләчәк.
“Федерал Могул Чаллы” 2011 елда проект куәтенә чыгачак, ул чагында эшләп чыгарылган продукциянең еллык күләме 2,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Предприятие “КАМАЗ”ны двигательләр җитештерү өчен цилиндр–пешкәк төркемендәге детальләр белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли. Двигательләр өчен коеп ясалган әйберләр һәм аларны механик эшкәртү “КАМАЗ”да башкарылачак, шунлыктан җитештерүне локальләштерү шунда ук 90 процентка җитәчәк. Киләчәктә уртак предприятие “КАМАЗ” төркемендәге предприятиеләр, шулай ук Россия һәм БДБ илләре автомобиль предприятиеләрен цилиндр–пешкәк төркемендәге детальләр белән тәэмин итәргә планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2