Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль министрлык Татарстанда һөнәри белем бирү системасын камилләштерү чараларын билгеләп үтте
Федераль министрлык Татарстанда һөнәри белем бирү системасын камилләштерү чараларын билгеләп үтте
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). “Миңа Татарстан җитәкчелегенең һөнәри-техник белем бирү өлкәсендә үзгәртеп коруларга кагылышлы позициясе бик ошый. Берникадәр вакыттан соң Татарстанда һөнәри-техник училищеларны тәмамлаучыларга зур ихтыяҗ, ихтирам булыр һәм аларның хезмәтенә яхшы түләнер дип уйлыйм. Республика Хөкүмәтенең бу өлкәдә гамәлгә ашырган программалары һөнәри-техник училищеларны тәмамлаучыларны хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итәчәк”, - дип белдерде РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм норматив-хокукый җайга салу департаменты башлыгы Исаак Калина ТР Министрлар Кабинетында узган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң.
Искәртеп үтәбез, 2007 елдан “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектына “Дәүләт башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә югары технологияле производстволар өчен эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләүгә дәүләт ярдәме чаралары турында”гы яңа юнәлеш кертелде. Илкүләм проект кысаларында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре конкурс нигезендә сайлап алынды. Аларга федераль бюджеттан инновация программаларын гамәлгә ашыруга 1,8 миллиард сум күләмендә субсидияләр бүлеп биреләчәк.
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре программаларын сайлап алу нәтиҗәсендә, тапшырылган 266 гаризаның 210ы конкурста катнашкан, ә 76 учреждение җиңү яулаган. Конкурста Татарстаннан 19нчы һөнәр училищесы, 92нче һөнәр училищесы, 97нче һөнәр училищесы (Казан) һәм 57нче һөнәр училищесы (Чаллы) җиңеп чыккан. Алар барысы да ТР Мәгариф һәм министрлыгы, эш бирүчеләр һәм югары уку йортлары белән берлектә әзерләнгән инновация проектларын тәкъдим иткән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, республикада һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә юнәлдерелгән, автономияле уку йортлары һәм профиль кластерлары төзү белән бәйле чаралар конкурс комиссиясе әгъзаларында зур кызыксыну уяткан.
“Конкурста җиңү яулаган дүрт уку йорты федераль бюджеттан - 20-30 миллион сум, башка финанслау чыганакларыннан да шул ук яки 2-3 тапкыр артыграк күләмдә акча алачак. Бу акчаларны аларның уку-лаборатория базасын модернизацияләүгә, инженер-педагоглар составы квалификациясен арттыруга, гомумән алганда – уку-җитештерү эшчәнлеген камилләштерү һәм заманча һөнәри белем бирү системасын төзүгә юнәлтү ниятләнә”, - дип аңлатты гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә очрашуда катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз