Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе чит ил паспортларын яңа елга кадәр алып калырга киңәш итә
2015 елдан башлап, хаҗ кылырга теләүчеләр электрон чиплы яңа үрнәктәге паспортлары булмаган очракта, Согуд Гәрабстанына бара алмый
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына чит ил паспортларын алдан алып куярга киңәш итә, бигрәк тә ялларда чит илгә сәфәргә җыенучыларга.
Ведомство искәрткәнчә, яшәү урыны буенча чит ил паспортын алуга гариза биргән вакытта ул бер ай эчендә әзер була, гаризаны башка урынга килгән яки чынлыкта яшәгән урын буенча бирсәң - дүрт ай эчендә.
Чит ил паспортына документларын интернет аша тәүлек дәвамында бирергә мөмкин. 2010 елның 1 апреленнән Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе чит ил паспортын рәсмиләштерүгә гаризаларны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон формада кабул итә.
Шулай ук ведомствода 2015 елның 1 гыйнварыннан чит ил паспортларын рәсмиләштерүгә дәүләт пошлиналары артачагын кисәтәләр: 14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңа үрнәктәге биометрик паспорт өчен 3,5 мең, балалар өчен 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Иске үрнәктәге паспорт өчен өлкәннәргә 2 мең, балалар өчен 1 мең сум түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, 2015 елның 1 гыйнварыннан яңа үрнәктәге биометрик паспортларда бармак эзләре турындагы мәгълүмат та булачак. Бармак эзләре турындагы мәгълүмат чит ил паспортына кертелгән чипта урнаштырылачак.
Әлеге яңалык документның хуҗасы турындагы мәгълүматларга өстәмә сак бирә һәм документ алган вакытта мәҗбүри шарт булып тора.
Шулай ук 2015 елдан башлап, хаҗ кылырга теләүчеләр электрон чиплы яңа үрнәктәге паспортлары булмаган очракта, Согуд Гәрабстанына бара алмый. РФ Федерация Советы рәисе урынбасары, хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов хәбәр иткәнчә, киләсе елдан иске үрнәктәге паспортлар кабул ителмәячәк. Бу Согуд Гәрабстаны тәлабе булып тора, дип хәбәр ителгән Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз