news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең махсус операциясе: Татарстанда “Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” оешмасының 8 лидеры тоткарланган

Тоткарланучыларның бер өлеше берничә тапкыр хөкем ителгән булган

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бергә махсус операция үткәрде.

“Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасының төбәк тармагы эшчәнлеген ачыклау буенча махсус операция нәтиҗәсендә, республика структурасының 8 лидеры тоткарланган. 20 адрес буенча үткәрелгән тентүләр барышында бу оешманың күпсанлы пропагандалау материаллары табып алынган.

РФ Куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК ның 205.5 маддәсе (“Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу”) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 10 елга иректән мәхрүм итү каралган.

Тоткарланучыларның бер өлеше “Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” эшчәнлеген оештырган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

“Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” оешмасы әгъзалары мөселманнарга каршы котыртуда, шул исәптән аларны Сүрия, Мисыр, Үзбәкстан, Кыргызстан һ.б. илләрдә дәүләтнең кискен борылышларына җәлеп итәргә омтылуда актив катнашканнар, дип белдерделәр “Татар-информ” МА на РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100