news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды

Явыз ниятле кеше транспортта һәм кеше күп тупланган урыннарда терактлар ясарга җыенган булган.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте хезмәткәрләре Петербургта терактны булдырмый калды, дтп хәбәр итә РИА “Новости”.

Бүген хокук саклау хезмәткәрләре Үзәк Азия кешесен тоткарлаган. Ул транспортта һәм кеше күп тупланган урыннарда терактлар ясарга җыенган булган.

Тикшерү мәнфәгатеннән чыгып, явыз ниятле кешенең исеме аталмый. Хәзерге вакытта Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте хезмәткәрләре оператив-эзләнү чараларын дәвам итәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot