news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль казнадан бирелгән акча Татарстанда нәтиҗәле кулланыла – Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары белән тыгыз эшчәнлек алып барылуын билгеләп узды.

Федераль казнадан бирелгән акча Татарстанда нәтиҗәле кулланыла – Фәрит Мөхәммәтшин
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда төрле федераль программаларны гамәлгә ашыру өчен быел федераль казнадан 84 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

“Миннән бу акча азмы, әллә күпме, дип сорыйлар. Бу аз түгел, бу бик күп. Финанс министрлыгы уздырган соңгы тикшерүләр бу акчаларның Татарстанда нәтиҗәле һәм максатчан кулланылуын күрсәтте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы быел Дәүләт Советының профильле комитетлары рәисләренең Мәскәүдә барлык чакырылган утырышларда еш баруларын билгеләп узды. Законлы инициативаларны алга этәрү һәм федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсендә Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары белән тыгыз эшчәнлек алып барылуын билгеләп узды. Ул быел Дәүләт Думасы комитетлары белән уртак 4 утырыш үткәрелүен әйтте.

“Без Дәүләт Думасы депутатлары белән бергәләп эшләү формасын таптык. Безнең өч яклы уртак комиссияләр гамәлдә. Җирле совет депутаты, Дәүләт Советы депутаты һәм Дәүләт Думасы депутаты”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасында бездән 15 депутат булуын шәрехләде. “Татарстанның барлык федераль программаларда, шул исәптән субъекттан өстәмә финанслау булган программаларда катнашу бурычы күздә тотыла”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot