Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федераль каналда Казан журналисты төшергән фильмның премьерасы була
Фильмны якшәмбе 22.30 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында карарга була.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Якшәмбе, 23 гыйнварда, «Россия 24» федераль телеканалы эфирында Казан журналисты, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио компаниясенең үз хәбәрчесе Станислав Назаров төшергән «Надежды красных зон» документаль фильмы премьерасы булачак.
Журналист фильмда Татарстан табибларының коронавирус инфекциясе белән көрәш хроникасын күрсәтте. Фильм төшерә торган төркем республика клиникаларының иң ябык зоналарында булды, табиблар белән уникаль интервью һәм авыру йоктырган пациентлар сөйләгәннәрне яздырды.
Фильм авыручыларны тәүлек буе Covid-19 тырнагыннан тартып алучы персоналның героизмы турында сөйли.
Фильмны якшәмбе 22.30 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында карарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз