Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль иминлек хезмәтендә Кырым күперендә терактның ничек оештырылуы хакында сөйләделәр
Кырым күперендә теракт вакытында кулланылган бомбаны, гомуми авырлыгы 23 тоннага якын тәшкил иткән 22 аскуймага урнаштырып, төзелештә кулланыла торган полиэтилен пленка рулоннары белән маскировкалаганнар.
Август башында бомбаны Киев һәм Болгария транспорт компанияләре арасындагы килешү буенча Одесса портыннан Болгариянең Русе шәһәренә озатканнар.
Аннан йөкне Болгариядән Грузиянең Поти портына, шуннан Әрмәнстанга җибәрүне Украина гражданнары Михаил Цюркало, Денис Ковач һәм Роман Соломко, шулай ук Грузия гражданнары Сандро Иносаридзе, Леван исемле брокер һәм Әрмәнстан гражданины Артур Терчанян оештырган.
Сентябрь ахыры – октябрь башында Ереванда куркыныч йөк Евразия икътисади берлеге кагыйдәләре буенча таможня аша узган. Шуннан соң җинаятьчеләр документларны алыштырган, алар буенча Әрмәнстанның «ГУ АР ДЖИ ГРУП» ҖЧҖ компаниясе – йөкне озатучы, Мәскәүнең «Лидер» ҖЧҖ оешмасы исә кабул итүче булган.
4 октябрьдә бомба куелган йөк машинасы «Югары Ларс» аша Россия-Грузия чиген узган, ике көннән соң Краснодар краеның Армавир шәһәрендәге базага килеп җиткән һәм йөген бушаткан. 7 октябрьдә Соломко, Украина гражданины Владимир Злоба, шулай ук шәхесләре ачыкланмаган биш россияле ярдәмендә йөкнең документларын янә алыштырганнар. Бу юлы Ульяновскиның «ТЭК-34» ҖЧҖ компаниясе – йөкне озатучы, ә Кырымның уйдырма фирмасы кабул итүче булган.
Шул ук көнне шартлаткычны Россия гражданины Махир Юсубов машинасына төягәннәр һәм ул Симферопольгә юл тоткан.
Йөк автомобиленең хәрәкәтен Украина Саклану министрлыгының Баш разведка идарәсе хезмәткәре (ул үзен Иван Иванович дип таныштырган) контрольдә тоткан. Ул шулай ук элемтәгә керү өчен интернетта сатып алынган виртуаль аноним номер һәм Украина гражданины Сергей Адрейченкога теркәлгән тагын бер номердан файдаланып, җинаятьчел схемада катнашучылар белән даими рәвештә элемтәдә торган.
Хәзерге вакытта Федераль иминлек хезмәте теракт турындагы эш буенча Россиянең – биш, шулай ук Украина һәм Әрмәнстанның тагын өч гражданинын тоткарлаган. Аларның барысы да җинаятьне әзерләүдә катнашкан. Тикшерү эше дәвам итә, терактның барлык оештыручылары һәм катнашучылары җаваплылыкка тартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз