Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль иминлек хезмәте өендә шартлаткыч ясаучы Актаныш районы кешесен тоткарлады
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шартлаткыч матдәләрне законсыз әзерләү һәм саклауда шикләнелүче Актаныш районы кешесен тоткарлады, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ведомствода.
2024 елның маенда ир-атның өендә шартлаткыч матдә ясавы ачыкланган. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ул шартлау өчен яраклы.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тоткарланган кешегә карата шартлаткыч матдәләрне законсыз әзерләү һәм шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау турында җинаять эше кузгаткан.
Хәзерге вакытта әлеге эш буенча оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз