news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль иминлек хезмәте гражданнарны аферистлар турында кисәтте

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) россиялеләрне үзләрен махсус хезмәт хезмәткәрләре дип атаучы аферистлар турында кисәтте. Хәбәр ведомствоның рәсми сайтында чыккан.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, соңгы вакытта ФСБга гражданнарның билгесез кешеләр акчаларын урлау белән бәйле мошенниклык фактлары буенча мөрәҗәгатьләре ешайган. Ул билгесез кешеләр Россия Федераль иминлек хезмәтенең ышаныч телефоннары, белешмәлек һәм кабул итү бүлмәсе номерларына охшаш номерлар куллана.

Моннан тыш, аферистлар, ышандырыр өчен, мессенджерларга таныклык фотоларын җибәрә.

Федераль иминлек хезмәте үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип атаучылардан шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Гражданны шикләнелүче буларак җәлеп итәргә теләгән очракта, аңа бу хакта язма рәвештә хәбәр итәләр һәм хатны шәхсән тапшыралар.

Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре беркайчан да хезмәт таныклыклыгы фотоларын җибәрми, шулай ук куркынычсыз счетларга акча күчерергә һәм курьерга тапшырырга кушмый.

ФСБда шулай ук махсус хезмәт сайтында күрсәтелгән 8 (495) 224-22-22, 8 (800) 224-22-24, 8 (495) 224-70-69, 8 (495) 624-31-58 телефон номерларының гражданнар һәм оешмалардан мәгълүмат кабул итү өчен генә кулланылуын билгеләп үттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100