news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Иминлек хезмәте Татарстанда чит ил кешеләрен законсыз теркәү каналын япкан

Җинаятьчеләрдән чит ил гражданнарын исәпкә кую өчен 1300дән артык ялган документ алганнар.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федераль Иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстанда чит ил кешеләрен законсыз теркәү каналын япкан. Бу хакта Россия Федераль Иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма чит ил гражданнарын законсыз төстә исәпкә кую белән шөгыльләнгән.

Казанда яшәүче 32 яшьлек ир-ат моннан берничә ел элек чит ил гражданнарын яшәү урыны буенча фиктив рәвештә теркәгән, шулай ук хезмәт эшчәнлегенә ялган килешүләр төзегән.

Ул үз хезмәтләре өчен бер кешедән 1000 сум акча алган. Җинаятьчел төркем әгъзаларын тентегән вакытта 1300дән артык ялган документ алганнар.

Казан кешесен «Законсыз миграция оештыру» маддәсе буенча шартлы рәвештә ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100