news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовскийга Казанда дәүләт бүләге тапшырылды

Изге Ана иконасын кайтару комиссиясе җитәкчесе буларак Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен, республика аны шулай бәяләде

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Изге Ана иконасын кайтару комиссиясе җитәкчесе буларак Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен, хезмәтен югары бәяләп, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовскийга, ТР Президенты әманәтен үтәп, “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” медален тапшырды. “Әлеге дәүләт бүләге Сезгә 2005 елда ук бирелергә тиеш иде, ниһаять, бу мөмкин булды”, - диде ул.

Дәүләт бүләген тапшыру тантанасы бүген Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына барган “түгәрәк өстәл” утырышында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot