news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль эзләүдә булган Казан кешесен гипермаркеттан әйбер урлаганда тоткарлаганнар

Беркайда да эшләмәүче 30 яшьлек ир-ат июнь ахырыннан бирле федераль эзләүдә булган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Биш ай буе федераль эзләүдә булган Казан кешесен гипермаркеттан әйбер урлаганда тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән ведомстводан тыш сак пультына Рихард Зорге урамында урнашкан гипермаркеттан сигнал килгән. Кибет хезмәткәрләре росгвардиячеләргә видеокүзәтү камерасына бер ир-атның эләгүе хакында сөйләгән. Ул куртка эченә яшереп, гипермаркеттан әйбер урлап чыкмакчы булган.

Документларын тикшергән вакытта аның беркайда да эшләмәүче Казан кешесе икәнлеге, өстәвенә, июнь ахырыннан бирле федераль эзләүдә булуы ачыкланган.

Ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә тапшырганнар.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100