news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль эзләүдә булган башкортстанлы, дзержинскилы Казанда кулга төшкән

Эзләүдәге ике затның кайда икәнлеге узган тәүлектә ачыкланган

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанның Яңа Савин районында сәламәтлеккә уртача зыян китерү һәм үтерү белән янаган өчен эзләнелгән башкортстанлы тоткарланган. Моннан тыш, Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре РФ ҖК 327 маддәсенең 3 бүлеге (“Ялган документ куллану”) буенча федераль эзләүдә булган Дзержинск гражданын тоткарлаган.

Узган тәүлектә Татарстан полициясе хезмәткәрләре 22 җинаять эшен ачкан, алар арасында сәламәтлеккә авыр зыян салу, талау, 6 урлау, 6 машина урлап китү очраклары бар. Законсыз әйләнештән 8 грамм марихуана һәм 1,5 граммнан артык дизайнер наркотигы алынган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Хәбәрсез югалган 5 татарстанлы эзләнелә, эзләнелгән 2 затның кайда икәнлеге ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100