news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль дәреслекләр исемлеген формалаштыруның яңа тәртибе билгеләнде

Эксперт бәяләмәсе 5 ел дәвамында гамәлдә була.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибен карады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тәртип Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү йөзеннән Министрлык тарафыннан эшләнгән.

Дәреслекне федераль исемлеккә кертү турында документлар бирүнең яңа вакыты билгеләнә. Документларны ел саен 20 февральдән 20 апрельгә кадәр тапшырып булачак.

43 критерий нигезендәге экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары бәя алган дәреслекләр федераль исемлеккә керә. Эксперт бәяләмәсенең гамәлдә булу срогы 5 ел тәшкил итәчәк, диелә бу хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot