Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Федераль бюджеттан Кама инновацион кластерын үстерүгә 246 миллион сум акча бүленгән
Шуңа бәйле карар РФ Икътисади үсеш министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елда Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүгә федераль бюджеттан 246 миллион сум акча бүленәчәк. Шуңа бәйле карар кичә РФ Икътисади үсеш министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән.
12 ноябрьдә Россия Икътисади үсеш министрлыгының РФ Министрлар Кабинетының 2013 елның 6 мартында кабул ителгән 188нче карары кысаларында үткәрелүче Россия сынау инновацион территориаль кластерлар программасын тормышка ашыруга субсидияләр бүлү буенча конкурска нәтиҗәләр чыгарылган. Бүленгән субсидияләрне Кама кластерында катнашучыларның уртак проектларын гамәлгә ашыруга, кластер катнашучылары саналган оешмаларның хезмәткәрләрен укыту һәм стажировка үткәрүгә, күргәзмә-ярминкә һәм коммуникатив чаралар үткәрүгә тоту ниятләнә.
Искәртеп узабыз: 2013 елгы шундый ук конкурс кысаларында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерына ярдәм программаларын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 213,2 миллион сум акча бүленгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз