news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль бюджеттан финанслана торган «Агростартап» грантына гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен федераль бюджеттан финанслана торган «Агростартап» проекты буенча сайлап алу игълан итә, ул төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм (яисә) эшкәртү булган крестьян (фермер) хуҗалыкларына яисә шәхси эшкуарларга аларның чыгымнарын финанслауны тәэмин итү өчен субсидия рәвешендә бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сөт һәм ит терлекчелеге буенча грант суммасы 5 млн сум тәшкил итә, эшчәнлекнең башка юнәлешләренә 3 млн сум бирелә.

Гаризалар һәм документлар агымдагы елның 5 июнендә 12:00 сәгатьтә башланып, 6 июльдә 12:00 сәгатькә кадәр электрон рәвештә «Электрон бюджет» дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә.

Сайлап алу документлары исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot