news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советында халыкның мәшгульлеге турында төп законның яңа редакциясен хупладылар

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты «Россиядә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы төп законның яңа редакциясен хуплады. Закон проектында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашуга өстенлекле хокук бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук, проект тексты нигезендә, Россиядә эшсез статусын алу өчен, мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән шәхси планны килештерергә кирәк. Шул ук вакытта барысын да «Работа в России» цифрлы сервисы аша эшләячәкләр. Документка туры килә торган эш, гражданнарга ярдәм чаралары, аларның бурычлары турында мәгълүмат кертеләчәк. Мондый индивидуаль план тәртибен һәм критерийларын Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы формалаштырачак.

Югарыда аталган цифрлы платформа операторы - Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия хөкүмәте бу платформаның эшләү тәртибен, шул исәптән анда катнашучылар исемлеген, аларның функцияләрен һәм вәкаләтләрен, мәгълүмат исемлеген һәм башкаларны да кертеп, билгеләргә хокуклы.

Бу сервистагы мәгълүмат түләүсез. Аны «Дәүләт хезмәте» аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100