Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советында иминият пенсиясе буенча түләүләрне ничек арттырырга икәнен әйттеләр
Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Елена Перминова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, пенсия яшенә җиткәч иминият түләүләренең күләмен, аларны рәсмиләштерү өчен 12 айдан да соңрак мөрәҗәгать иткән очракта, шактый арттырырга мөмкин.
«Мондый кичектерүнең һәр елы өчен фиксацияләнгән түләү һәм иминият пенсиясе, сезнең финанс хәлегезне шактый яхшыртып, махсус премия коэффициентларына артачак», – дип сөйләде сенатор.
Әйтик, тиешле хокук барлыкка килгәннән соң мөрәҗәгать итү биш елга кичектерелсә, айлык түләүнең күләме потенциаль рәвештә якынча 40 процентка арта. Шул ук вакытта, пенсиягә чыгуны кичектерергә мөмкин булган максималь чор – ун ел.
«Кичектерелгән пенсия механизмы мәҗбүри түгел. Кеше пенсияне кайчан рәсмиләштерергә икәнен үзе хәл итә», – дип искәртте Перминова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз