news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советында эш көнен кыскарту өчен шартларны атадылар

Түбән хезмәт хакы эшчеләрнең хезмәт нәтиҗәсе дә шуңа тиңдәшле булуга китерә. Эш көнен кыскарту өчен хезмәт җитештерүчәнлеген барлык ысуллар белән яхшыртырга кирәк. Бу хакта Федерация Советы икътисад комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Абрамов белдерде, дип яза РИА Новости.

Элегрәк сенатор Айрат Гыйбатдинов Дәүләт Думасына эш вакытын ял көн һәм дәүләт бәйрәме алдыннан бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итүче закон проекты керткән иде. Аны беренче укылышта февраль аенда карарга мөмкиннәр, дип хәбәр итте «Российская газета».

«Хезмәт хакы түбән — шуңа тиңдәшле рәвештә нәтиҗәсе дә шундый ук. Шуңа күрә без, иң беренче чиратта, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш, һәм шуннан соң без эш атнасын кыскарту турында сөйләшә алабыз. Бәлки хәтта ял көннәре турында да. Кайчан да булса ул булыр, безнең технологияләр сикергәч һәм кеше, чыннан да, бер нәрсәне дә кул белән эшләми башлагач булыр дип уйлыйм. Бүген без ясалма интеллектның үсеш алуын күрәбез — шул ук машиналар», — диде Абрамов.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең хәзер махсус хәрби операция шартларында булуы да шулай ук эш көнен кыскарту мөмкин булмауга тәэсир итә.

«Мин күпкә тыгызрак графикларны күрдем — тәүлегенә 12 сәгать, 10 сәгать эшләүче кешеләрне күрәм. Билгеле, алар югары җаваплы вазифаларда. Шул ук эшмәкәрләр, алар, гомумән, тәүлек әйләнәсе эшли. Моны эшләп була, ләкин аның нәрсәгә китерәчәген аңларга кирәк. Минемчә, әгәр шулай эшләсәк, без хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиешбез, чөнки эш сәгатьләре санын гына киметкән очракта җитештерелгән продукция күләме кимиячәк, бу хезмәт хакын киметәчәк, бу табышны киметәчәк», — дип өстәде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100