news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советында ана капиталына автомобиль сатып алу мәсьәләсен уйларга киңәш ителде

Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2023 елның 1 июненә кадәр ана капиталына автомобиль сатып алырга рөхсәт итү мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте. Бу хакта автомобиль сәнәгатен үстерү темасына парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комитет тәкъдимнәрендә әйтелә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2006 елның 29 декабрендә гамәлгә куелган «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турындагы» федераль законына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне өйрәнергә тәкъдим ителде. Анда 2023 елның 1 июненә кадәр, ана капиталын кулланып, автомобиль сатып алу рөхсәт итү мәсьәләсе турында сүз бара», диелгән документта.

Ана капиталы программасы үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәкле булуын исбатлады, 2022 елда ул 1,3 млн мең гаилә өчен ярдәм булды, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәт эше турында хисап барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100