Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советында сенаторларга айфон куллану тыелмый - РИА Новости
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сенаторларга чит илдә җитештерелгән телефоннар, шул исәптән айфоннар куллану тыелмый. Федерация Советының регламент комитеты башлыгы Вячеслав Тимченко чәршәмбе көнне бу хакта РИА Новости мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.
«Федерация Советында сенаторларга айфон куллану тыелмый», — ди ул.
Шул ук вакытта сенатор үзе дустанә илләрдә җитештерелгән телефоннарга, алай гына да түгел, тиешенчә җиһазланган булса, үзебезнең ил продукциясенә күчүне хуплавын билгеләп үтте. Ул шулай ук «Федерация Советында ябык киңәшмәләр үткәргәндә барлык сенаторларның телефоннары секретарьларда кала», — дип искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Алексей Чепа дустанә булмаган илләрдә җитештерелгән барлык элемтә чараларын куллануны тыю кирәк дип санавын әйткән иде. Шундый ук сорауга җавап итеп, Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россия Президенты Хакимияте хезмәткәрләре яшерен мәгълүмат җиткерү өчен беркайчан да Америкада ясалган һәм башка төр смартфоннарны кулланмый, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз