Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советында аерылышулар санын киметү буенча чаралар эшләнәчәк
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко социаль һәм икътисади сәясәт комитетларына сенатор Иван Евстифеевның гаиләләрне ныгытуга юнәлдерелгән тәкъдимнәрен карарга кушты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Тәкъдим ителгән чаралар арасында – аерылышу вакытында судка кадәр медиатив арадашчылык системасын үстерү, гаилә парларына психологик ярдәм программаларына ярдәм итү, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау.
Сенатор сүзләренчә, аерылышу өчен дәүләт пошлинасын арттыру статистикага йогынты ясады.
«Аерылышкан өчен дәүләт пошлинасы артканнан соң без регионнардан беренче мәгълүматларны алабыз инде, статистика Россиядә аерылышулар санының сизелерлек кимүе турында сөйли», – дип ассызыклады Евстифеев.
«Бу уңай динамика шуны күрсәтә: матди мотивация дә билгеле бер туктатып калучы роль уйный, ир белән хатынны гаиләне саклап калу өчен күбрәк көч куярга этәрә», – дип өстәде ул.
Валентина Матвиенко инициативаны хуплады һәм профильле комитетларга статистиканы һәрьяклап анализларга кушты.
«Әйдәгез, социаль сәясәт комитетына, икътисади сәясәт комитетына йөкләмә бирик. Иван Александрович Евстифеевның тәкъдимен анализлыйбыз. Һәм демографик сәясәт кысаларында барлык акыллы тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк», - дип ассызыклады Матвиенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз