Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федерация Советында 2025 елда балалар өчен пособиеләр арту турында сөйләделәр
Россиядә киләсе елда 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләрне арттырачаклар. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Ольга Епифанова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шулай ук 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау өчен айлык түләү дә артачак.
«2025 елда төрле яшьтәге балаларга каралган кайбер пособиеләр арттырыла. Яшь ярымга кадәрге балаларны карау өчен пособие артырга тиеш. Киләсе елның гыйнварында ул ким дигәндә 9227 сум була, ә 1 февральдән 9900 сумны тәшкил итә. Пособиенең максималь күләме аена 68 996 сумга кадәр арта», - диде Епифанова NEWS.ru белән әңгәмә вакытында.
Минималь хезмәт хакы күләме арту хисабына йөклелек буенча пособиеләр арттырыла, дип өстәде парламентарий. Мондый түләүнең минималь күләме 140 көнгә 103 мең сумнан артык була.
Моннан тыш, вакытлы хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына каралган түләүләр арта. Гыйнварда бер бала өчен 16 698 сум, ә 1 февральдән 17 917 сум түләнә башлый.
Элегрәк киләсе елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме арту турында хәбәр ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз