Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы юл камераларын урнаштыру кагыйдәләре турындагы законны хуплады
Сенаторлар юл камераларын урнаштыру кагыйдәләре турындагы законны хуплады. «РИА Новости» шул турыда яза.
Ачыклап үтелгәнчә, стационар юл камераларын маршрутлы транспорт чаралары өчен бүлеп бирелгән полосалы юлларда; аварияле, куркыныч участокларда; ел дәвамында дүрт һәм аннан да күбрәк юл-транспорт һәлакәте булган юл киселешләрендә, хәрәкәтне чикли торган юл эшләре үткәрелгән урыннарда; җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда; туктап тору яки тукталыш тыелган урыннарда; юл чатында; ЮХИДИ билгеләгән урыннарда урнаштырырга ярый.
Камералар урнаштыру турында мәгълүмат һәм теркәлгән хокук бозулар исемлеге интернетта урнаштырылачак. Камераны урнаштыру турында карарны төбәкнең вәкаләтле башкарма хакимияте органы яки автомобиль юлының хуҗасы Эчке эшләр министрлыгының территориаль органы белән килешү буенча кабул итә ала. Камера сертификатлы булырга тиеш.
Хокук бозуны билгеләнгән таләпләргә җавап бирми торган камера теркәсә, машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык каралмый.
Федераль закон 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз