Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы: Хәрби кафедраны тәмамлаучылар мобилизацияләнми
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хәрби кафедраны тәмамлаучылар хәрби хезмәтне узган кешеләргә тиңләштермәячәк һәм аларны өлешчә мобилизация кысаларында чакырмаячаклар. Бу хакта Россия Федерация Советының Саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондаревка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Тагын бер тапкыр әйтәм - хезмәт иткәннәр. Хезмәт иткәннәр генә чакырылачак», - дип ассызыклады сенатор.
Моңа кадәр Думаның Саклану комитеты депутаты Андрей Картаполов фаразлаганча, хәрби кафедраны тәмамлаучылар, аларның хәрби-хисап белгечлегенә «ихтыяҗ булса», мобилизацияләнергә мөмкин.
Искәртик, бүген иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.
Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. Чакырылыш этаплап булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.
Цифлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында белдерүләренчә, өлешчә мобилизация буенча чакыруларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү планлаштырылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз