Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы Шүрәлегә патент алу очрагын законга үзгәреш кертүгә нигез итеп караячак

21 март көнне Мәскәүдә «Роспатент» оешмасында эшмәкәр тарафыннан татар эпосы персонажларына патент алу һәм әлеге геройлар белән сувенирлар җитештергән башка компаниядән суд аша зыянны каплауны таләп итү очрагы каралды. Киләсе дүшәмбедә ситуация турында Федерация Советында фикер алышачаклар, дип хәбәр итте бүген Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Фирма тарафыннан милли байлык өчен акча түләүләрен таләп итү – бу беренче билге генә. Бу [дәгъвалау] процесс тиз түгел. Дүшәмбе [Федерация] Советында [фикер алышу] дәвам итәчәк – гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралачак. Бу бик зур, озын система, бик зур, озын юл», - дип ассызыклады Әюпова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Авторлык хокукы мәсьәләләренә министр цифрлы киңлектә этик стандартлар турында фикер алышу контекстында кагылды – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә цифрлы трансформациягә багышланган иде.
«Цифрлы киңлектә бу (авторлык хокукы өлкәсендә инцидентлар – Т-и. иск.) бөтен җирдә булачак. Ясалган материалны, фотографияләрне, картиналарны, экспонатларны куллану – җентекле эшне һәм җайга салуны таләп итә торган сораулар катламы», - диде Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз