news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә кабул итүне тыюны хуплады

Федерация Советы рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә кабул итүне тыюны кертә торган закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, чит ил гражданнарының балалары түләүсез тест узганнан соң гына Россия мәктәпләрендә белем ала алачак. Аны дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмалары үткәрә. Әгәр тест үтелмәгән булса, балалар һәм яшүсмерләр укырга кертелми.

Моннан тыш, Россия территориясендә законсыз рәвештә яшәүчеләрнең балалары мәктәпкә кабул итү хокукына ия булмаячак.

Закон кабул ителгән очракта 1 апрельдән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot