news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы Россиядәге чит ил активларын конфискацияләргә тәкъдим итә

Россиядә чит ил активларын конфискацияләү механизмын эшли башларга мөмкиннәр. Федерация Советы Финанслар министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Известия».

«Әгәр алар безнең керемнәрне ала икән, салым рәвешендә без дә аларның керемнәрен алачакбыз. Шуңа күрә без Финанс министрлыгын тиешле законнарны әзерләргә чакырдык», — дип белдерә басмага Федерация Советы рәисе урынбасары Николай Журавлев.

Аның сүзләренчә, конфискациягә резидент булмаганнарның кыйммәтле кәгазьләреннән кергән табыш эләгергә мөмкин, ул «С» тибындагы махсус хисапларда урнаштырылган. Әмма, дип ассызыклый сенатор, карар Россия активларына каршы шундый ук гамәлләрдән соң гына кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100