Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы намуссыз идарәче компанияләрне алыштыруны гадиләштерергә тәкъдим итә
Сенатор Айрат Гыйбатдинов РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына, идарәче компанияләр үз вазифаларын күп тапкырлар үтәмәгән очракта, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр тарафыннан аларны алыштыру процедурасын гадиләштерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатенең күчермәсе РИА Новости агентлыгы карамагында бар.
«Күф фатирлы йортларда яшәүчеләрне яклауда түбәндәге чараларны кертү мөмкинлеген карау максатка ярашлы булып тоела: хисап чорында, техник аварияләр, системалы тоткарлыклар, санитар хокук бозулар һәм башкалар да кертеп, күп тапкырлар һәм расланган хилафлыклар (әлеге йортларда яшәүчеләр һәм күзәтчелек органнары, аларны бетерүне сорап, берничә тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта) теркәлгән йортлар өчен идарәче компанияне алыштыруның гадиләштерелгән процедурасын куллану», - дип язган сенатор төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин исеменә юллаган мөрәҗәгатендә.
Гыйбатдинов шулай ук «хезмәтләрнең минималь исемлеген тиешенчә үтәүдән баш тарткан һәм хезмәт күрсәтү стандартларын бозган өчен» идарәче компанияләргә карата административ җаваплылыкны катгыйландырырга тәкъдим итте.
«Шикаятьләрне һәм күрсәтмәләрне озак вакыт яки кабат игътибарсыз калдырган очракларда штрафларны күп фатирлы йорт файдасына (мәсәлән, шәхси счетка) автомат рәвештә исәпләү механизмын кертергә тәкъдим ителә», - дип өстәде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз