news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы махсус хәрби операция белән бәйле 238 закон кабул иткән

Федерация Советы махсус хәрби операция темасы белән бәйле 238 инициатива кабул иткән. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко сөйләде.

«Махсус хәрби операцияне законнар белән тәэмин итү темасы буенча, ул башланганнан алып, 238 закон кабул ителде, бу сессиядә – 15», – дип сөйләде докладчы.

Ул билгеләп үткәнчә, кануннарның төп өлеше Саклану министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» фонды, шулай ук офицерлар һәм сугышчылар белән килешеп кабул ителгән.

«Бу эшне дәвам итәргә, төгәл көйләп бетерергә кирәк», - дип өстәде Матвиенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot