Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы һәлак булганнарның гаиләләренә социаль түләү турындагы законны хуплады
Махсус операция барышында һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары торак сатып алу өчен ел дәвамында бер тапкыр бирелә торган социаль түләү ала торган гамәлдәге законга үзгәрешләр кертүне сенаторлар хуплады. Бу хакта РИА Новости яза.
Документ нигезендә, торак түләүләрен алу хокукы махсус операциядә катнашучы Эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы, мәҗбүри башкару органнары, янгынга каршы федераль хезмәт һәм таможня органнарының элеккеге хезмәткәрләре гаиләләрендә сакланачак. Аларның күбесе элеккеге хезмәтендә түләү алу өчен исәпкә баскан.
Гамәлдәге законнар буенча, алар авырып яки хезмәт вакытында үлсә, ел дәвамында аларның гаилә әгъзаларына ташлама хокукы саклана. Әмма аларның махсус операция барышында һәлак булуы исәпкә алынмый иде. Закон бу бушлыкка үзгәреш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз