news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Федерация Советы Алексей Кудринның отставкасын хуплады

Бүген сенаторлар Федерация Советы утырышында Алексей Кудринны Хисап палатасы башлыгы вазифасыннан вакытыннан алда азат итү турында карар кабул итте һәм тиешле карарны раслады. Утырышның трансляциясен Федерация Советының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.

Искәртеп узабыз, кичә Кудрин үзенең телеграм-каналында отставкага китүе турында хәбәр итте һәм «шәхси инициативаларны үстерү белән бәйле зур проектларны» гамәлгә ашырырга теләве хакында искәртте.

Гаммәви мәгълүмат чаралары фаразлавынча, ул хезмәт эшчәнлеген «Яндекс» компаниясендә дәвам итәргә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100