Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Федерация Советы 2023 елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны хуплады
Федерация Советы 2023 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттыруны күздә тоткан законны хуплады. Хезмәткә түләүнең минималь күләме 16 242 сум итеп билгеләнгән. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы узган елга карата 6,3 процентка артачак.
Кабул ителгән закон бюджет тармагында эшләүче 3,5 миллионга якын кешенең хезмәт хакын арттыруга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости. Агентлык бу хакта аңлатма материалларга сылтама белән яза.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 1 гыйнвардан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм яшәү минимумы инфляциядән югарырак үсәчәк, дип ышандырганнар иде.
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә хезмәт хакларының үсеш темплары бәяләр күтәрелү дәрәҗәсеннән артта кала. Ул шулай ук вазгыятьнең инфляция кимүгә бәйле рәвештә яхшы якка үзгәрәчәген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз