news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазылов: Барыбыз да алгы сызыкта көрәшми, әмма һәрберебез патриотик сайлау ясарга тиеш

Фазылов: Барыбыз да алгы сызыкта көрәшми, әмма һәрберебез патриотик сайлау ясарга тиеш
Фото: © Эвелина Киселёва / «Татар-информ»

Татарстандагы «Халык Фронты» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов бүгеннән башланган Россия Президентын сайлауларда үз тавышын бирде.

Фазыйлов Казанның 177 номерлы лицеенда урнашкан 251 нче сайлау участогына килде. Биредә тавыш бирүчеләрне дәртле музыка белән каршы алдылар. Участок сайлау комиссиясе хезмәткәрләре казанлыларга кирәкле участокны табарга ярдәм итеп, күрсәтеп торды.

Фото: © Эвелина Киселёва / «Татар-информ»

«Мин сайлау участогына килгәндә бюллетень алырга чират сузылган иде. Бу бик куандыра. Һава торышының да тавыш бирү көненә яхшысы туры килде, чөнки без үзебезнең, илебезнең, балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез», - дип билгеләп үтте Фазылов.

Фото: © Эвелина Киселёва / «Татар-информ»

Республика «Халык фронты» җитәкчесе бюллетеньне алды да, елмаеп, карар кабул итү өчен кабинага узды. Ә берничә минуттан бюллетенен урнага салды.

Фото: © Эвелина Киселёва / «Татар-информ»

«Бүген 15 март – Россия Федерациясе Президентын сайлауларның беренче тавыш бирү көне. Бу Россия өчен тарихи һәм хәлиткеч вакыйга. Ил алга таба адым ясарга тиеш. Артка чигенергә тиеш түгел. Шуңа күрә һәрберебез сайлауларда үз тавышын бирергә тиеш. Сайлауларда катнашып, без көнбатышның илебезне таркатырга омтылуына җавап итеп бердәмлегебезне күрсәтәбез. Илебезнең киләчәге өчен һәрберебез алгы сызыкта көрәшә алмый, әмма һәрберебез патриотик сайлавын ясарга тиеш, - дип ассызыклады Ринат Фазылов.

Бүген Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Фото: © Эвелина Киселёва / «Татар-информ»

Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100