Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фазлыева: Ярдәм чаралары махсус операциядә катнашучыларның фикерен исәпкә алып булдырыла
Татарстанда ярдәм чаралары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең фикерләрен исәпкә алып булдырыла. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева контракт нигезендә хезмәт итүгә ярдәм йөзеннән үткәрелгән «ВСЕ СВОИ» телемарафоны ахырында шулай дип белдерде.
«Татарстан Республикасында булдырылган һәм барлыкка килгән барлык чаралар да сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең фикерләре белән бәйләнгән. Вакыт узу белән тагын ниндидер чаралар барлыкка килүен күрербез дип уйлыйм», – диде Фазлыева.
Ул билгеләп үткәнчә, контракт тәмамланганнан соң махсус хәрби операциядә катнашучыларга республикада психологик, социаль адаптация мәсьәләсендә ярдәм күрсәтәләр. Ветераннарга Татарстан госпитальләре аша күрсәтелә торган бер ярдәм чарасы – медицина хезмәтләре.
Ихтыяҗ туган очракта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңадан уку мөмкинлеге бирелә. Татарстанда 77 кеше ТР хакимият органнары ярдәмендә эшкә урнашкан инде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары белем бирү учреждениеләренә кергәндә өстенлекле хокукка ия. Бала туган гаиләләрдә исә махсус җыелмалар тапшырыла.
Татарстанда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирелә. 12 763 балага шундый ярдәм чарасы күрсәтелгән инде.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында контракт нигезендә хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 номеры белән колл-үзәк эшли, анда кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Татарстанда шулай ук heroes-tatarstan.ru сайты да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз