Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фазлыева: QR-код антитәнчекләре булган һәм прививка ярамаган татарстанлыларга бирелми
«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде вице-премьер.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска антитәнчекләре күп булган һәм вакцинация ярамаган татарстанлыларга QR-код бирелми.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта ачыклык кертте. «Антитәнчекләре күп буган кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында сертификат каралмаган», — диде.
Ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясатырга ярамаган кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында QR-код ала алмаячак.
«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, андый кешеләр эш урыннарында кала ала, тик профилактика чаралары бик катгый үтәлергә тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз