news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кушты

2023 елда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил коллегиясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шундый күрсәтмә бирде.

«Мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннары, әниләре һәм балаларына аерым игътибар бирергә кирәк. Без әлеге гаиләләргә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә бурычлы. Бу барлык хакимият органнарына да кагыла. Һәр сектор өчен әлеге юнәлеш буенча барлык бурычлар да төгәл билгеләнгән инде», - диде ул.

ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, кеше хокукларын саклау буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаска кирәк. Моның өчен әлеге юнәлеш буенча үткәрелә торган кайнар элемтәләр санын арттыру, районнарга чыгу һәм урыннарда эшләүне активлаштыру зарур.

ТР омбудсмены Сәрия Сабурская Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эше турында хисап тотты.

«Узган ел безгә 7 меңгә якын мөрәҗәгать килде, шуларның 6 меңнән артыгын контрольгә алдык. Балаларның һәм халыкның социаль яктан якланмаган категорияләрен кайгыртуга юнәлдерелгән чаралар даими рәвештә үткәрелде. Традицион эш формалары белән беррәттән, кайнар элемтәләр дә оештырылды. Алар бала ялында булган хатын-кызларда килеп туган проблемалар, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, социаль яклау мәсьәләләренә кагыла», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук социаль-спорт, инженерлык объектларында һәм транспортта инвалидлар өчен тиешле инфраструктура булдыру юнәлешендә дә эш алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100