news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Тавыш бирүче беләзеге белән төрле районнардагы чараларда катнашып була

Ләйлә Фазлыева: Тавыш бирүче беләзеге белән төрле районнардагы чараларда катнашып була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президентын сайлауда катнашкан һәр татарстанлыга бирелә торган беләзекТатарстанның барлык районнары өчен бердәм. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, беләзек төрле районнарда узган чараларда катнашу мөмкинлеге бирә.

«Бөтен гаилә белән - сайлауга» фестивале кысаларында төрле чаралар була. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә халык өчен төрле активлыклар каралган, анда беләзек булган һәр кеше катнаша ала. Беләзек – бөтен республика өчен бердәм. Әгәр сез, тавыш биреп, башка муниципаль районга кунакка барсагыз, беләзек белән андагы чараларда да катнаша аласыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Рамил Гали

Татарстан вице-премьеры сүзләренчә, беләзек бердәм форматта ясалган. Тавыш биргәннән соң беләзек бирелмичә калса, аны сорап алырга кирәк, диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге беләзек республика башкаласында җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын да бирә.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100