news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева мәктәпләргә аноним шалтырату турында: Бу – зур фаҗига, монда уен-көлкегә урын юк

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанның 175нче гимназиясендәге атышта һәлак булган балаларны һәм укытучыларны искә алырга килде. Мәктәпкә һөҗүм итүнең бер еллыгы уңаеннан ул биредә мәрхүмнәрнең әти-әниләре белән очрашты һәм алар белән бергә хәтер бакчасында чәчәкләр куйды.

«Бу – һәлак булган балалар һәм укытучыларның әти-әниләре өчен генә түгел, барыбыз өчен дә бик авыр көн. Әлеге фаҗигадән соң мәктәп территориясендә хәтер бакчасы барлыкка килде. Нәкъ менә биредә ата-аналар һәм якын туганнар белән бергә мәрхүмнәрне искә алачакбыз», - диде журналистларга Фазлыева.

Бу иртәдә гаммәви мәгълүмат чараларында Казандагы күп кенә мәктәпләргә аноним шалтыратулар килүе турында мәгълүмат чыкты. Янәсе, белем бирү учреждениеләренә мина куелган. Урынга махсус хезмәтләр килде, күп кенә мәктәпләрдә дәресләрне күчерделәр.

«Һәр хәбәр Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары белгечләре тарафыннан эшкәртелә. Үзара бәйләнешнең билгеле бер регламенты бар. Бәлки бүген әлеге кешеләр моның зур фаҗига булуын һәм аның белән шаярырга ярамавын аңлар», - дип искәртте ТР Премьер-министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100