news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева: Мәйданы йөз квадрат метрга кадәр булган кибеттә газета сату тыелмый

Татарстан Хөкүмәте басма продукция тарату мәсьәләсен контрольгә алачак.

Фазлыева: Мәйданы йөз квадрат метрга кадәр булган кибеттә газета сату тыелмый
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда мәйданы йөз квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә басма матбугатны сатарга рөхсәт ителә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Газеталар да кибет яки сәүдә оешмасы территориясендә сатарга мөмкин булган товарлар исемлегенә керә», — диде ул.

Ләйлә Фазлыева искәртеп узганча, хәзерге вакытта Татарстанда кадәр йөз квадрат метрга кадәрле мәйданда сәнәгать товарлары һәм азык-төлек продуктлары сатыла торган сәүдә объектлары эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100