news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фазлыева авария хәлендәге тарихи объектлар белән бәйле вазгыятьне шәхсән үзе күзәтәчәк

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева мәдәни мирасны саклау комитеты коллегиясе утырышында авария хәлендәге 184 һәйкәл белән бәйле вазгыятьне квартал саен шәхси контроленә алуын белдерде.

«184 – финал түгел. Инвентаризация барышында объектлар артачак, димәк, бу юнәлештә проблемалар да өстәләчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әлеге инвентаризацияне үтәүнең һәм Россия Федерациясе субъектларының бу юнәлештәге эш нәтиҗәләренең бик катгый кысалары билгеләнде», - дип ассызыклады ул.

Кварталга бер мәртәбә ул мәдәни мирасны саклау комитеты хезмәткәрләре һәм муниципаль районнар башлыкларының докладларын тыңлаячак.

Комитетка ул шулай ук район башлыкларын җәлеп итеп, хуҗасыз объектлар белән бәйле вазгыятьне квартал саен мониторинглауны тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot