Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева балалар һәм өлкәннәр өчен китап укуның мөһимлеген искәртте
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Китап поезды» Бөтенроссия проекты йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясап, республика һәм илнең киләчәге өчен китап укуның әһәмиятен искәртте.
«Бүген китап укучы бала - ул иртәгә сәламәт, фикерли белә торган, көчле буын дигән сүз. Ә китап укучы олы кеше - кызыксынучан баланың ышанычлы терәге», – дип билгеләп үтте ул.
Фазлыева Мәдәни инициативалар фондына, Язучылар берлегенә һәм оештыручыларга «Китап поезды»н республика башкаласында кабул итү мөмкинлеген тудырган өчен рәхмәт белдерде һәм проектны «илебез, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре өчен бик кызыклы, мөһим һәм әһәмиятле проект» дип атады.
Вице-премьер очрашуның Владимир Дальнең 225 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, «тел ярдәмендә без киләчәк образын тудырабыз, килешәбез, берләшәбез һәм җиңәбез». Ул шулай ук проектның яшьләр арасында китап укуны һәм туган телне популярлаштыруга ярдәм итүен әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз