Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева: Татарстанның чәчәк атуы – һәрберебезнең хезмәте
Бүген Казанда «Россиянең гаилә башкаласы» конкурсы комиссиясе эшли. Татарстан башкаласы финалистлар исәбенә керде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева журналистларга шул хакта сөйләде.
«Гаилә сәясәтен тормышка ашыруы шактый катлаулы, моны Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә белә. Бүген без төрле дәрәҗәдәге, дәүләт ярдәменә һәм кайвакыт психологик ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, якыннарын югалткан гаиләләргә ярдәм чаралары турында беркайчан булмаганча күбрәк сөйлибез», – диде Фазлыева.
Ул шулай ук республика бюджетының социаль юнәлешле булуына игътибар итте.
«Бүген без Татарстан Республикасы бюджеты социаль юнәлешле булуы турында сөйлибез, һәм Татарстан Республикасында гаиләләр өчен билгеләнгән барлык чаралар да тулы күләмдә үтәлә. Татарстан Республикасы һәм Казан халкының ярдәме белән без яхшы нәтиҗәләргә ирешербез һәм җиңүчеләр рәтенә керербез, Россия Федерациясенең гаилә башкаласы булырбыз дип ышанам», – диде вице-премьер.
Фазлыева шулай ук халыкның Татарстанны һәм аның башкаласын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Безнең чәчәк атуыбыз – һәрберебезнең хезмәте. Шуңа күрә хезмәтегез һәм балалар тәрбияләгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Без чыннан да Россиянең гаилә башкаласы», – дип сүзен йомгаклады ул.
29-30 августта Казанга «Россиянең гаилә башкаласы» Бөтенроссия конкурсы кысаларында шәһәрнең гаилә инфраструктурасын бәяләүче федераль экспертлар килә. Казан финалга үткән 10 шәһәрнең берсе булды.
Бәйге гаиләләргә ярдәм итүнең иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрен ачыклауга һәм киң җәелдерүгә, уңайлы, гаиләләргә йөз тоткан инфраструктура булдыруга һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Визит барышында экспертлар шәһәр инфраструктурасының төп объектларын, шул исәптән аэропортны, тимер юл һәм автовокзалларны, перинаталь үзәкне, шәһәр хастаханәләрен, кризислы йөклелек үзәкләрен, «Казан» Гаилә үзәген, «Тылсым» инклюзив ял үзәген, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, Күп функциональ үзәкне, «Елмай» паркын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне бәялиләр. Игътибар үзәгендә – балалы гаиләләр өчен навигация, уңайлылык һәм мөмкинлек, дәүләт хезмәтләрен алуның уңайлылыгы һәм гаилә ялы өчен территорияләрнең җайлаштырылган булуы.
«Россиянең гаилә башкаласы» Бөтенроссия конкурсы РФ Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше комиссиясе инициативасы белән Президентның мәдәни инициативалар фонды, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Халык саны 100 мең кешедән арткан шәһәрләрдән бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 60 гариза килгән иде. Казаннан тыш, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Рязань, Саранск, Тула, Ханты-Мансийск һәм Көньяк Сахалин шәһәрләре финалистлар арасына кергән.
Конкурсның нәтиҗәләр 2026 елның октябрендә ясалачак. Абсолют җиңүче һәм биш номинациядә лауреатлар билгеләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз