news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Фазенда” тапшыруын алып баручы, Россиянең атказанган артисты Сергей Колесников вафат

68 яшендә актер һәм телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган артисты Сергей Колесников вафат. Бу хакта аның хатыны, актриса Мария Великановага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Актерның хатыны әйтүенчә, үлемгә йөрәк белән проблемалар сәбәпче - инсульт яки инфаркт булырга мөмкин.

Сергей Колесников 1955 елда Мәскәүдә туган. Горький исемендәге Мәскәү академия сәнгать театрында һәм Чехов исемендәге Мәскәү академия сәнгать театрында уйнаган. «Петербургские тайны», «Дальнобойщики» сериалларында рольләр башкару белән дан ала, «Крепкий орешек — 5», «Черное море» һәм башка фильмнарда төшә, шулай ук телевидениедә популяр «Фазенда» тапшыруын алып бара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100