news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Файдалынылмаган сәламәтләндерү лагерьларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү зарур

Матюшино урманчылыгында гына да шундый 6 сәламәтләндерү лагере бар

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстан милке булып торган кайбер сәламәтләндерү лагерьлары, ял итү базалары нәтиҗәле кулланылмый, дип саный ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев.

 

Министр, Лаеш районындагы “Ракета”, Залесный бистәсендәге “Чайка” лагерьларын реконструкцияләүгә шактый акча таләп ителә, дисә, министрлык белгечләре, Матюшино урманчылыгында 6 сәламәтләндерү лагере нәтиҗәле кулланылмый, дип тәкърарлый. А.Хамаев, үз чиратында, шәхси инвесторлар җәлеп итеп, аларны хуҗалык әйләнешенә кертү зарурлыгы хакында белдерә. (Әлеге мәгълүмат министрлык порталыннан алынды). 

news_right_1
news_right_2
news_bot